Заинск-информ 16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Ялган машина йөртү таныклыгы белән йөрүче тоткарланган

Зәйдә ДАИ хезмәткәрләре автомобиль белән ялган таныклык буенча идарә итүче машина йөртүчене тоткарлаган. Инцидент 11 июньдә документларны тикшерү вакытында була.

Ялган машина йөртү таныклыгы белән йөрү административ хокук бозу гына түгел, ә җинаять эше (РФ Җинаять Кодексының 327 нче маддәсе, 3 нче өлеше) буларак карала. Анда максималь җәза 2 елга кадәр иректән  мәхрүм ителү белән яный.

Дәүләт автоинспекциясе, гражданнарны мондый очраклар турында 102 телефоны аша яки «Россия Эчке эшләр министрлыгы» рәсми кушымтасы аша хәбәр итәргә чакыра.

"Машина йөртү таныклыгы –  ул гади пластик карточка гына түгел, ә кешенең уку узган һәм транспорт чарасы белән куркынычсыз идарә итә алуын раслый торган документ. Ялган документ белән руль артына утыру әйләнә-тирәдәгеләрнең  гомерен куркыныч астына куя", - дип билгеләп үтте Зәй районы юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев