Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Газета укучыбыз: «Сатучы акчаны кире кайтарудан баш какты»

Газета укучыбыз соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльмира Милочкина җавап бирә.

«Кибеттән зонт сатып алдым, өйдә аның гөмбәзе кырыенда вак тишекләр таптым. Сатучы миңа башкасын сайларга тәкъдим итте, ләкин башкаларының төсе ошамады, шул ук төстәге башка зонт сатуда булмады. Мин акчаны кире кайтаруны сорадым. Әмма сатучы акчаны кире кайтарудан баш тартты. Бу законлымы?» Галия Салихова.

Газета укучыбыз соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльмира Милочкина җавап бирә.

-«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 18нче маддәсе нигезендә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан билгеләнмәгән булса, кулланучы үз сайлавы буенча товарны алыштыруны, сатып алу бәясен чагыштырмача киметүне, товарның кимчелекләрен түләүсез бетерүне яки аларны төзәтүгә чыгымнарны кулланучы яки өченче зат тарафыннан каплауны, шулай ук товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Югарыда аталган законның 22нче маддәсе нигезендә кулланучының товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләпләре, тиешле таләп күрсәтелгән көннән алып ун көн эчендә сатучы тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев