Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Электр триммеры алмаштырып булмаган товарлар исемлегендә

Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина җавап бирә.

«Моннан берничә көн элек гарантия срогы бер елга исәпләнгән электр триммеры сатып алдым. Өйдә инструментның характеристикаларын өйрәнгәннән соң, сатып алуның уңышсыз булуын аңладым, хәтта товарны ачып та карамадым. Үзем өчен бензин белән эшли торган триммер кирәк булуын төшендем. Мин электр триммерын бензин белән эшли торганга алыштыра аламмы?»
Вәзир Әхмәтшин.

Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина җавап бирә.

— «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25нче маддәсе нигезендә кулланучының, сатып алынган көнне исәпләмәгәндә, тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны 14 көн эчендә алмаштыру хокукы бар. Әмма Россия Хөкүмәте тарафыннан алмаштырып булмаган товарлар исемлеге расланды. Бу исемлеккә техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары керә, аларга гарантия сроклары кимендә бер ел итеп билгеләнгән. Электрлаштырылган инструментлар (кулдан һәм күчерелмә электр машиналары), аларга электр триммеры да керә, техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә карый.
Шулай итеп, тиешле сыйфатлы электр триммеры закон нигезендә алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев