Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Белгеч киңәше: Кулланучы үз хокукларын белергә тиеш

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.

Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне тематикасын билгели. Быел Бөтендөнья кулланучылар көненең девизы — «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект». Соңгы елларда ясалма интеллект тормышыбызның күпчелек өлкәләренә үтеп керде. Ясалма интеллектның күп кенә өстенлекләренә карамастан, аны куллану ялган мәгълүмат тарату һәм конфиденциальлек бозылу кебек кулланучылар иминлеге өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

«Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан мәктәп укучылары белән факультатив дәресләр, лекцияләр, сәүдә үзәкләренә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә консультацияләр оештырылачак», — ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина.

2023 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына 240 телдән, 48 язма шикаять кергән.

— Роспотребнадзор идарәсенең Зәй бүлегенә узган ел 10 мөрәҗәгать керде, агымдагы елда безгә 4 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Күптән түгел генә безгә бер гражданнан шундый сорау керде. Ул Зәйдәге бер табак сатучы кибет автомәктәпкә якын урнашкан дип борчылуын белдерә. Без бу мөрәҗәгать буенча тиешле органнарга тикшерү өчен күрсәтмәләр әзерлибез. Россия законнары мәгариф учреждениеләре территориясеннән йөз метр радиуста тәмәке эшләнмәләрен сатуны тыя. Әлеге закон өстәмә һәм һөнәри белем бирү, шул исәптән квалификация күтәрү курслары үтү учреждениеләре һәм автомәктәпләргә дә кагыла, — ди Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге белгеч-эксперты Зөлфия Шәймәрданова.

Безгә кергән мөрәҗәгатьләрнең күбесе сыйфатсыз техник товар сатып алу буенча, ди белгечләр. Шулай ук соңгы вакытта сыйфатсыз кар чистарту машинасы сатып алу очраклары буенча мөрәҗәгатьләр саны арткан.

Без — барыбыз да кулланучылар. Кулланучының хәбәрдалыкка, куркынычсызлыкка, үз теләге белән сайлап алырга, сатып алган әйбернең кимчелекле яклары булса, аны сатучыга кире кайтарырга, зыян күргән очракта бәясен түләтергә, кулланучылык өлкәсендә белемен үстерергә хакы бар. Бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр килеп туганда, тулырак консультация алу өчен зәйлеләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук Роспотребнадзор идарәсе сайтында мөрәҗәгать-сорауларны калдырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев