Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Белгеч киңәше: “Акча өч көн эчендә кайтарылырга тиеш”

Газета укучыбыз соравына белгеч җавап бирә.

Кибеттә хатын-кызлар киеме бүлекләренең берсендә куртка сатып алдым. Өйдә тагын бер тапкыр киеп карагач, куртканың култык асты тирәсе кечкенә икәнен аңладым. Кибеткә барып, куртканы зуррак размерлыга алыштырдым. Ләкин өйдә иркенләп куртканы тагын бер кат киеп карагач, аның зур икәнен аңладым. Куртканы сатучыга кире кайтардым. Болар барысы да ундүрт көн эчендә эшләнде. Сорау - товар сатып алганда чек бирелергә тиешме (ул миңа бирелмәгән иде)? Һәм акча кайсы срокта кайтарылырга тиеш (сатучы миңа бер атна вакыт билгеләде)?

Рамилә Галиуллина.

Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге  белгече Эльвира Милочкина җавап бирә.

-Товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 2463нче карары белән расланган) элеккечә үк сатучыларны кассалар кулланырга мәҗбүр итә. Ләкин сатып алучыга бирелгән касса чегында товарның исеме турында белешмәләр булмаса, кулланучы сатучының исем-фамилиясе, товарның саны һәм бәясе, шулай ук сату датасы күрсәтелгән товар чегын соратып алырга хокуклы. Чек сатып алучыга товарны конкрет сатучыдан сатып алынганлыгын һәм чекта күрсәтелгән бәя буенча идентификацияләргә мөмкинлек бирә. Кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнгә шундый ук товар сатуда булмаган очракта, кулланучы сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Кулланучы товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләбе  товар кире кайтарылган көннән алып өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев