Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Белгеч җавап бирә: «Товарны чексыз да кире кайтарып буламы?»

Әгәр дә сатып алган товарның чегы сакланмаса, бу очракта нишләргә? Газета укучыбыз әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

Укучыбызның соравына Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин җавап бирә.

-Беренчел кыяфәте сакланган, эксплуатация билгеләре булмаган, бозылмаган товарны гына бары тик 14 көн эчендә алмаштырып яисә кире кайтарып була.

Гражданлык кодексының 493нче маддәсе буенча товарны чегы булмаса да кире кайтарырга яки алмаштырып алырга була.

Әгәр товарга акчаны банк картасы белән түләгән булсагыз, түләү турында хәбәр моңа дәлил булачак. Гадәттә, банклар электрон чеклар җибәрә, аларда әйбернең кайчан һәм ничәдә сатып алынганы күрсәтелә. Моннан тыш, кибетләр сатуның исәп-хисабын алып бара, димәк сатучылардан сезнең сатып алу турында мәгълүматны соратып алырга була. Кибеттән видеокүзәтү камерасы аша сатып алу мизгеленең язмасын табуны, сатып алган көнне үзегез белән булган шаһитларны алып килүне таләп итәргә мөмкин.

Шул ук вакытта, беренчел кыяфәте сакланган, эксплуатация билгеләре булмаган, бозылмаган товарны гына бары тик 14 көн эчендә алмаштырып һәм кире кайтарып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев