Заинск-информ 16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Белгеч җавап бирә: Кибет иртәрәк ябылса...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең «кайнар линия» телефонына шалтырату кергән.

Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз аның йорты ишегалдында урнашкан кибетнең эш режимын үтәмәвенә һәм вакытыннан алда ябылуына зарланган. 

“Эш көненнән соң анда ипи һәм сөт алырга керү бик уңайлы иде. Ләкин күптән түгел  сатучылар кибетне ун минутка иртәрәк яба башладылар. Бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итегез”, – дип мөрәҗәгать иткән  ул белгечләргә.

Дәүләт органы хезмәткәрләре әлеге мәсьәләне өйрәнү-хәл итү өчен  кибеткә барган.

 “Кибетнең эш режимы – ул клиент ачык ишеккә исәп тота ала торган вакыт. Кулланучы керү урыны алдындагы вывескада эш вакытын күрергә тиеш. Эш графигы – эшмәкәр яки оешма үз сатып алучысына хәбәр итәргә тиешле мәгълүматның бер өлеше. Сатучының – башка оештыру-хокукый формадагы оешманың, шулай ук шәхси эшмәкәрнең эш режимы алар тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә. Эшчәнлек вакытлыча туктатылган очракта (планлы санитария көннәре үткәрү, ремонт һәм башка очракларда) сатучы сатып алучыларга эшчәнлеген туктату датасы һәм сроклары турында мәгълүматны үз вакытында бирергә тиеш. Барлык мәгълүмат сатучыларга да, кибет хуҗаларына да җиткерелде. Аңлату эшләре алып барылганнан соң, кибеткә шикаять белән кулланучылардан башка шалтыратулар кермәде”, – дип аңлатма бирде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев