Белгеч җавап бирә: гарантияле ремонт вакытында техникага зыян килсә нишләргә?
Әлеге сорауга Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочикна ярдәмендә ачыклык кертәбез.
– Техниканы гарантияле ремонтка тапшырганда кулланучыга эшләргә кирәк булган беренче һәм иң гади эш - ул кабул итү актында, квитанциядә, йә җитешсезлекләрне түләүсез бетерү өчен товарны тапшыру фактын раслый торган башка документта күрсәтелгән товар тасвирламасын тикшерү. Әгәр кулланучы документтагы товар турында язылганнар белән килешмәсә, бланкта тиешле тамга ясарга кирәк, югыйсә зыян килгәнне исбатлау кыен булачак. Әгәр товарда ертылган яки тырналган урыннар булса, иң яхшысы – алар товарны ремонтка кабул иткәндә тулырак итеп язылган булсын.
Товарны гарантияле ремонттан алганда, кулланучыга аның эшлиме-юкмы икәнен генә түгел, ә товарның тышкы кыяфәтенә дә игътибар белән карау, әйтик, ярылган, тырналган урыннар юкмы һәм башка төрле зыян килмәгәнме икәнен тикшерү мөһим. Товарда зыян булган очракта, аларны актта теркәп куярга кирәк.
Шунысын да онытмагыз: гарантияле ремонтка тапшырылган товар шактый зыян күргән очракта кулланучыга чек нигезендә аның тулы бәясе кире кайтарылмый. Эксплуатацияләү барышында ул гадәттәге кыяфәтен алган һәм бу очракта кулланучыга бәяләүчегә (оценщик) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми битендә яңалыклар белән танышып барыгыз: https://vk.com/gosalcogolrt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев