Заинск-информ 16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Белгеч җавап бирә: Электр инструментында кимчелек булса

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә бер шәһәр кешесе телефон аша, өч айдан артык элек сатып алынган циркуляр пычкыдагы кимчелекләр ачыкланганда аның хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать иткән. Сатучы янына барыр алдыннан ул шул рәвешле территориаль орган белгечләре белән киңәшләшергә булган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының Зәй районы буенча белгече Эльвира Милочкина аңлата: 

“Кулланучыга без циркуляр пычкының электр инструменты булуын, шуңа күрә техник яктан катлаулы товарларга каралган таләпләрне аңлаттык.  «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» Россия Федерациясе Законының 18 маддәсе нигезендә, техник яктан катлаулы товарда кимчелекләр килеп чыккан очракта, сатып алганнан соң унбиш көн узгач, кулланучының товарны кире кайтару яисә алмаштыру турындагы таләпләре түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:

- товарның сизелерлек кимчелеге ачыкланганда;
- товар җитешсезлекләрен бетерүнең әлеге законда билгеләнгән сроклары бозылганда;
- товарның төрле кимчелекләрен берничә мәртәбә бетерү нәтиҗәсендә, гарантия срогында каралган вакытта аннан файдалана алмау  утыз көннән артып киткәндә.

Ләкин кулланучының таләбе буенча, ремонт вакытына сатучы, шундый ук  куллану сыйфатларына ия булган башка товарны биреп торырга тиеш”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев