Белгеч аңлата: Тез саклагычны алыштырып буламы?
Газета укучыбыздан кергән сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциянең Түбән Кама орган территориаль органы белгече Эльвира Милочкина җавап бирә
“Аякларым җәрәхәтләнде һәм мин үземә тез саклагыч (наколенник) сатып алдым. Ортопедик салонда аны миңа үз үлчәмем буенча сайлап бирделәр, аны киеп салонда йөреп тә карадым. Әмма соңрак тез саклагычның минем өчен зуррак булуы ачыкланды, шуңа күрә ул аяктан шуып төшеп китә. Берәр размер кечерәккә алыштырасы идем, сатучы тез саклагычлар алыштырылмый торган товарларга карый, диде. Бу дөресме?”
Альберт Хәсәншин.
Укучыбыз соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциянең Түбән Кама орган территориаль органы белгече Эльвира Милочкина җавап бирә.
-Күпчелек ортопедия эшләнмәләре алыштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел, чөнки алар медицина билгеләнешендәге эшләнмәләргә карый. Өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен товарлар (металл, резина, текстиль һәм башка материаллардан санитария һәм гигиена әйберләре, медицина эшләнмәләре, авыз гигиенасы чаралары, линзалар, балаларны карау буенча предметлар), дару препаратлары әлеге исемлеккә керә. Әгәр кулланучы аның хокуклары бозылган дип санаса, ул сату-алу килешүен өзү һәм акчаны кире кайтару турында дәгъва (белдерү) бирергә хокуклы. Кулланучы таләпләре канәгатьләндерелмәгән очракта, ул судка сату-алу килешүен өзү, акча түләтү, неустойка, мораль зыянны компенсацияләү һәм кулланучы таләпләрен үтәмәгән өчен штраф турында дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев