Басуда ватылып калган мотоблокны урлаганнар
5 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә Иске Маврин авылында яшәүче бер кеше мөрәҗәгать итә.
Ул мотоблогы ватылып, аны басуда калдыруы, кире килгәндә инде аның урында булмавы турында хәбәр итә. Аңа 55 мең сумлык матди зыян килә.
“Хәзерге вакытта безнең тарафтан урлауда катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә”, -дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев