Заинск-информ 16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Әтисен кыйнап суд эскәмиясенә утырган

Агымдагы елның 24 гыйнварында Зәй шәһәр судында, әтисен кыйнаган бер ир-атка карата җәмәгать судьясы чыгарган карарга апелляция шикаяте буенча эш карала. Суд чыгарылган карарны үзгәрешсез калдыра.

Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, гаепләнүче Глухов исерек хәлдә үзенең өлкән яшьтәге әтисен кыйнаган. Әлеге җинаять 2024 елның 2 июнендә кичке сәгать 4тән соң кылынган. Глухов, әтисе белән ачуланышкан, һәм йодрыгы белән битенә кимендә өч тапкыр, шулай ук тәненең төрле өлешләренә кимендә алты тапкыр суккан.

Глухов әлеге начар гамәлне шартлы сынау срогында булган килеш кылган. Табиблар зыян күрүченең борын сөяге сынуын, сәламәтлегенә җиңелчә зыян килүен теркәгәннәр.

Суд утырышында гаепләнүче Глухов җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныган һәм судка үзенең исерек хәлдә килеш әтисе белән ачуланышуын һәм аңа кызу канлылык белән берничә мәртәбә сугуын әйткән. Соңрак ул әтисе белән дуслаша, гафу үтенә һәм кылган эшенә үкенә.

Суд хөкем ителүчене РФ Җинаять кодексының 115 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепле, дип таный һәм аңа 1 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгара. Җәзаны ул колониядә үткәрергә тиеш була, суд утырышы залында сак астына алына.

Айгөл Яруллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев