Заинск-информ 16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

82 яшьлек бабай Әлмәт кешесенә пычак белән кадаган

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә кыйнау очраклары теркәлгән.

26 сентябрьдә полициянең дежур бүлегенә район үзәк дәваханәсеннән Үтәшкин авылыннан пычак ярасы булган 48 яшьлек ир-атны китерүләре турында хәбәр килә. Әлеге ир-ат Әлмәт кешесе булып чыга. Тикшерү-оператив төркеме хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп Үтәшкин авылында яшәүче 82 яшьлек кеше кулга алынган. Ул үз гаебен таныган.

Шул ук көнне Сәвәләй авылында бер кешенең башына шул авылда яшәүче 27 яшьлек егет  пыяла шешә белән суга.

“Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьтә гаепләнүче бүлеккә китерелде,  ул үз гаебен таныды. Хәзерге вакытта безнең тарафтан Тикшерү комитетына тапшыру һәм шикләнелүчене Россия Җинаять кодексының 115нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарту өчен тикшерү материалы җыелды”, - дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев