2026 елның 1 маеннан товарларны маркировкалауның яңа кагыйдәләре керде
2026 елның 1 маеннан Россиядә өч товар төркеме - радиоэлектроника, төзелеш материаллары һәм кондитер әйберләре өчен мәҗбүри маркировкалауның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Бу нормалар Россия Хөкүмәте карарлары белән билгеләнгән.
Бу турыда тулырак ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина аңлата.
Радиоэлектроника. Маркировкага эләгә торган продукция исемлегенә керә::
• бүлмә розеткалары һәм сүндергечләр;
• урам фонарьлары һәм башка төр яктырткычлар;
• бүлмә люстралары, бра, торшерлар һәм башка шундый ук продукция;
• лампалар, классик һәм светодиодлыларны да кертеп;
• ноутбуклар, смартфоннар һәм планшетлар;
• басма схемалар;
• бүлү щитлары.
Төзелеш материаллары. Маркировка түбәндәге төзелеш материалларына кагылачак:
• цемент һәм портландцемент;
• гипс;
• коры катнашмалар;
• шпатлевкалар;
* замазкалар һәм герметиклар;
• мастиклар һәм пасталар;
• монтаж күбеге;
• төзелеш растворлары һәм бетоннар, шул исәптән доломит тутыру катнашмасы;
• биналарның фасад өслеген, эчке диварларын, идәннәрен һәм түшәмнәрен әзерләү өчен утка чыдам булмаган составлар.
Кагыйдәләр шәхси төргәктәге төзелеш материалларына да кагыла. Эре габаритлы эшләнмәләр, мәсәлән, түшәмә плитәләре, балкалар аңа керми.
Кондитер эшләнмәләре. 2026 елның 1 маеннан кондитер әйберләрен маркировкалауның икенче этабы башлана. Аңа кертелгәннәр:
* круассаннар;
• баллы рулетлар;
• тортлар;
• пирожныйлар;
•бал, йомырка, сыр яки җимеш рәвешендә өстәмәләр булмаса, балландыргычлары булган башка ипи-булка эшләнмәләре.
Шул ук вакытта искәрмә бар: 5 тәүлеккә кадәр саклау срогы булган продукцияне маркировкалау кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев