«02» хәбәр итә
Закон һәм кеше

«02» хәбәр итә

17-23 мартта районда 15 юл-транспорт һәлакәте, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 59 очрагы теркәлгән.

Руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган.

17 мартта район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер ир-аттан гариза керә. Билгесез кеше аның җитештерү базасы территориясенә кереп, металл щитьларга зыян салган һәм бакыр кабель урлаган.

19 мартта шәһәрдә бер кафе подсобкасыннан 5900 сумлык азык-төлек урлыйлар.

Әлеге җинаятьләрдә элек тә хөкемгә тартылган Зәй кешеләре катнашы барлыгы ачыкланган.

Ә бер ир-атның «Телеграм» мессенджеры аша Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетын «ватып», өч микрофинанс оешмасында 28600 сумлык займ рәсмиләштергәннәр.


Нет комментариев