Зәй төзелешенә зур өлеш керткән
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

Зәй төзелешенә зур өлеш керткән

Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында шәһәр һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керткән хезмәт кешеләре белән таныштыруны дәвам итәбез.

Социалистик Хезмәт Герое Нәгыйм Әгъләмов 30 елдан артык «Гидромонтаж» трестының Зәй монтаж участогында хезмәт куйган. 

Аның бригадасы йорт төзү комбинаты, бетон заводы объектларында, 500 машинага исәпләнгән автобаза, шулай ук КАМАЗның пресслау-рам заводы һәм термогальваник корпусы объектларында төп монтаж эшләре башкарган, монда идәннәр һәм фундамент өчен арматура каркаслары ясалган. 

Нәгыйм Харислам улы 1932 елның 15 августында Башкортстанның Мишкә районы Зур Шады авылында туган.  1951–1958 елларда Чита өлкәсе сәнәгать предприятиеләрендә, Чиләбе һәм Уфа шәһәрләрендә эшли. 1958 елдан 30 елдан артык «Гидромонтаж» трестының Зәй монтаж участогында монтажчы, монтажчылар бригадиры булып хезмәт куя.
Павловка ГЭСы (Башкортстан), Зәй 

ГРЭСы (төп корпус, мазут хуҗалыгы, буа плотина), 1964 елдан Түбән Кама шәһәре сәнәгать предприятиеләре: нефть химиясе комбинаты корпуслары, шина заводы цехлары, су җибәрү корылмалары һәм башка төзелешләрдә эшли.

“Гидромонтаж” трестының Зәй монтаж участогы монтажчылары бригадиры  Нәгыйм Әгъләмовка  Кама зур йөк автомобильләре җитештерү заводлары комплексының беренче чиратын төзегәндә ирешкән зур уңышлары өчен СССР Югары Советы Президиумының 1977 елның 15 апрелендәге Указы белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. РСФСРның атказанган төзүчесе ул, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

фото: туган як тарихын өйрәнү музееннан


Нет комментариев