Гомере фидакарь хезмәттә үткән
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

Гомере фидакарь хезмәттә үткән

Зәйлеләр Социалистик Хезмәт Герое Вениамин Григорьев белән горурлана.

Күренекле якташларыбызның берсе –Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, РСФСРның атказанган химигы, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе Вениамин Григорьев. 

Вениамин Демьянович 1932 елның 17 гыйнварында Зәй районының Кече Баграж авылында туган.

1954 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген С. Киров исемендәге синтетик каучук заводында башлый, анда мастердан алып предприятиенең баш инженерына кадәр юл үтә.

1970 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр Вениамин Григорьевның хезмәт биографиясе Казан резина-техник эшләнмәләр заводы белән бәйле. Завод Татарстан Республикасының нефть химиясе комплексының тотрыклы эшләүче предприятиеләренең берсенә әверелә. Вениамин Демьянович 1984-1990 елларда – «Казанрезинотехника» җитештерү берләшмәсенең генераль директоры, 1990-1992 елларда – «Казан-резинотехника» аренда берләшмәсе идарәсе рәисе, 1992 елдан «КВАРТ» Кама-Идел резина-техника акционерлык җәмгыятенең президенты-генераль директоры булып хезмәт куя. Икътисадны реформалаштыруның иң катлаулы елларында ул җитештерүне техник яктан яңадан җиһазландыруга, яңа төр продукция үзләштерүгә, предприятиенең социаль инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирә.

Аның җитәкчелегендә предприятиедә реконструкция уздырыла, техника яңартыла һәм өстәмә куәтләр төземи генә дә җитештерүне үстерүдә җитди уңышларга ирешелә. Җитештерүне оештыруның яңа структурасы гамәлгә кертелә.  

Вениамин Демьяновичның фән өлкәсендәге эшчәнлеге предприя-тие белән идарә итүне оештыру структурасының комплекслы сыгылмалы моделен төзү һәм тармак белән идарә итү системасының принципларын формалаштыруга карый. Уйлап табуга 18 авторлык таныклыгы һәм 6 патенты бар.

СССР Югары Советы Президиумының 1981 елның 6 апрелендәге Указы белән унынчы бишьеллыкның биремнәрен һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүдә җитештерү уңышлары, күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен Вениамин Демьяновичка Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Ул 2005 елның 27 маенда вафат була.

 


Нет комментариев