Зәйнең тыл ветераны Александра Винокуровага 7 майда 94 яшь тула.
Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Ул елларда эшләгән апаларны, балаларны хаклы рәвештә тыл батырлары дип әйтергә кирәк. 7 майда Зәйдә гомер итүче тыл ветераны Александра Николаевна Винокуровага 94 яшь тула. Сугыштан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны ул.
Илебезгә фашистлар гаскәрләре аяк басканда Александра Николаевнага нибары 9 яшь була. Авылда төп эшче куллар булып балалар, яшүсмерләр кала.
Ул районыбызның Александр Бистәсе авылында туган. Аларның гаиләләре ярлы яшәсә дә, тату була.
Яшь кыз басуда өлкәннәргә булыша, терлек карый, фермада эшли башлый. Алар җилкәсенә авыр эшләр төшә, ләкин берәү дә зарланмый. Барысы да үз хезмәтләренең җиңү өчен мөһимлеген аңлыйлар. Авырлыкларны күп күрәләр.
Мәктәпне тәмамлагач, Александра Николаевна Алабуга педагогика институтына «география укытучысы» белгечлегенә укырга керә. Аның 37 ел педагогик стажы бар.
Бүген Александра Николаевна оныкларына һәм оныкчыкларына үткәннәрне истә тотуның, зур тырышлык һәм корбаннар бәрабәренә яуланган тынычлык һәм ирекнең кадерен белүнең мөһимлеге турында сөйли. Бу истәлекләр рух ныклыгы, ихтыяр көче һәм патриотизм үрнәге булып тора.
Фотолар гаилә архивыннан.
Нет комментариев