Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туган тел чишмәсе

Зәйнең 9нчы мәктәп укытучысы, җирле шагыйрә Роза Хәйретдинованың кыш турындагы фәлсәфи шигырен тәкъдим итәбез.

Яңа ел бәйрәмнәрендә җаннарыбызга рухи азык булсын әле!

Кыш, тынлык...
Ап - ак тынлыкка килгәч кыш,
Тукталдымы тормыш - ярыш?
Җитмәдеме әллә карыш,
Әллә ялгышлыкка барыш...

Тик ничек тә яшәргә тырыш,
Көннәр, еллар белән узыш,
Юллар син үзеңә сузыш,
Кышлардан да сабак алыш...

Тынычлансын, узсын атыш,
Һаман да бер җирдә ятыш,
Үткәннәргә кат - кат кайтыш,
Җибәрми никтер тукталыш,

Уйларымда шул көнбатыш,
Күзләремдә яшь боз катыш,
Тик туктап калмасын тормыш,
Очрасын сөзәк борылыш,
...Аклыктан тынлыкны сырыш,

Яз тишелсен көзге арыш.
Тормыш - яшәреш, яңа тыш,
Искелеккә һаман орылыш,
Юкка кан -кою, кырылыш,

Йөрәк кылында көй сызыш,
Кан тамырларымда кызыш,
Кемне бертуктаусыз узыш,
Юкка чыкмасмы казаныш?!

Фани дөнья - тормыш - ярыш,
Һәрнәсәдән алып табыш,
Усаллыкка яман батыш,
Баткаклыкка түбән агыш,
Теш - тырнагың белән ябыш,
Киләчәккә күпер салыш,
Чал агачка аклык ягыш,
Аклыкта да тирән сагыш,
Ятимлек ярлыгы багыш,
Чык, кояш, сары көнбагыш,
Ил - көнгә җылылык кагыш,
Ап - ак тынлыкка килде кыш,
Үз эченә бикләнмәсен тыш,
Яз тишелсен көзге арыш?!

 

Роза Хәйретдинова

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев