Зәй китапханәсендә туган тел көнен билгеләп үттеләр
Бүген һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн — Халыкара туган тел көне.
Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Шул уңайдан Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Теле татлының — дусты күп» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.
Чарада шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары чакырылган иде. Китапханәчеләр балаларга бу датаның барлыкка килү тарихы, кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләделәр, туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар. Татар язучылары Г.Тукай һәм М.Җәлил әсәрләре буенча интеллектуаль викторина уздырдылар. Укучыларга туган телнең әһәмияте турында видеоролик күрсәтелде, шулай ук алар бай китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Кичә кунаклары чара ахырында күмәкләшеп бөек шагыйребез Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын җырладылар.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев