Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Зәебезнең җирле шагыйрәсе Клавдия Максимова: “Аклыкны яратам”

Җирле шагыйрәбез Клавдия Максимова бүген Зәебезнең аклыкка күмелеп утырган табигатен фотога төшереп алган. Аның фотоларын, шигырен Сезгә тәкъдим итәбез!

-Дусларым,ак төс ,бигрәк тә кешегә икенче төсмер белән тәэсир итә. Гел яхшылык кына күрәсең, күңелгә ак нур белән бергә әллә нинди, үзең дә аңлап бетерә алмаслык нурлар тула. Менә бүген шул нурларны, аклыкны, сафлыкны җыя торган көн,- ди Клавдия ханым.


Хәерле көн, ямьле Зәем!
Хәерле көн, Зәй халкы!
Урамда ул матурлык,ул саф һава!
Ап-ак бәсле агачлардан
Аклык коела ак карга.

Зәем чумган сихри нурга,
Матурлыкка күз чагыла.
Нинди гүзәл, ямьле Зәем!
Мин бәхетле,бик бәхетле
Гүзәл туган ягымда! 

Клавдия Максимова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев