Хөрмәткә лаек кеше
Нурсилә Җиһангированың тәрбияче-педагогларга багышланган шигыре.
Тәрбияче – горур исем,
Җаваплы һәм мактаулы.
Хөрмәткә лаек кеше ул,
Хезмәте бик катлаулы.
Кеше баласы гомере,
Һәркөн аның кулында.
Төнлә борчыган уйлар да,
Шул сабыйлар турында.
Меңләгән сорау яудыра,
Балалар иртә һәм кич.
Сабыр гына җавап бирә,
Вакытын кызганмый һич.
Өйрәтә ул кечкенәдән,
Сөяргә туган илне.
Һәр милләтне якын күреп,
Хөрмәт итәргә телне.
Белем бирә һәр балага –
“Әзер булсын мәктәпкә!”
Кагыйдәләрне аңлатып,
Өйрәтә ул тәртипкә.
Тәрбияче булдыра алмаган,
Юктыр дөньяда бер эш.
Гөлләр түгелә кулыннан,
Оста да ул һәм тырыш.
Күп булса да язу эше,
Тугры ул һөнәренә.
Балаларның мәхәббәте
Көч бирә үзләренә.
Рәхмәт яусын үзенә дә,
Куйган хезмәте өчен.
Күзләрендә нур сүнмәсен,
Ташып торсын гел көче.
Җиңеллек килсен эшендә,
Тыныч булсын күңеле.
Ата-ана рәхмәт әйтсә,
Шул зур бәхет түгелме?
Нурсилә Җиһангирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев