Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Хисләр өермәсе

Җирле шагыйрә Әнисә Шәфиеваның “Хисләр өермәсе” шигырен тәкъдим итәбез.

Хисләр өермәсе

Җитте язлар – күңел тулы назлар,
Рәхмәт сиңа, җаным, булганга,
Урын табылганга йөрәгеңдә
Көтмәгәндә - уйламаганда.

Яшәвемнең яме булмас иде
Күңелем барлыгыңны тоймаса,
Көзләрем дә яздай булыр сыман,
Хисләремне әгәр тыймасам.

Мәхәббәткә чикләр юктыр сыман
Синең белән булган мизгелдә.
Язлар әле тагын килер сыман
Сөя алсам янып үзем дә.

Нигә әле сөю дулкынында
Тибрәлмәскә иркә баладай.
Шөкер итеп яшим язмышыма,
Биргәнеңә сине, я Ходай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев