Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Хатын-кыз шагыйрә Роза Хәйретдинова иҗатында мәхәббәт темасы

Зәйнең җирле шагыйрәсе Роза Хәйретдинова-Мөсәгыйтованың “Күңел тәрәзәләре” китабына кергән “Өмет уты” шигырен тәкъдим итәбез! Хатын-кыз шагыйрәләр иҗатында, әлбәттә, мәхәббәтнең урыны иң түрдә. Күп чакта ирләр аңлый алмаган хатын-кыз күңеле хакында Роза Хәйретдинова болай дип яза:

Төшләремә минем син кермә,
Язмыш гөлләремә син тимә!
Әллә нигә сине яраттым,
Сине генә уйлап таң атты.

Соңлап кына кердең язмышыма.
Әллә инде минем ялгышыма
Сәбәп булдымы соң ярату,
Хисләремне яңадан яңарту?

Күңел кылларымда син генә,
Юлларыма чыкма гел генә.
Язмышыма мин бик рәхмәтле
Очрата алуыма тик сине генә.

Гөлләрем шау чәчәктә менә,
Тормышыма кердең минем нигә?
 Мәхәббәтем, яшәү, өмет утым
Йолдыз булып күккә ашты әнә.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев