Халәт
Туган тел чишмәсе

Халәт

Миләүшә Хәйруллина исеме барыгызга да яхшы таныш.

Ул шигърияткә, сәнгатькә гашыйк. Иҗатында туган якның матурлыгы, яшәү яме,  милләтебезгә, гореф-гадәтләребезгә булган ихтирам чагыла. Миләүшә ханымның чираттагы иҗат җимеше белән таныштырабыз. 

Халәт

Күзәтәмен тәрәзәдән:
Урап яуган кар гына.
Күңелем тулы зар гына.
Күз салам мин көзгегә
Сөенерлек бер нәрсә юк,
Җыерчыклы йөз генә.
Карыйм да мин бишеккә:
Аңлыйм үзем, онык белән
Әби кергән ишектән.
Актарамын хәтерне -
Төшеп китә бушлыкка
Туплый алмый фикерне?
Менә сиңа әкәмәт,
Ниндидер сәер хәләт!
Утырма башың ватып.
Сәлам бир, килгән картлык!
                                                   
 


Нет комментариев