Кәрәкәс авылыннан Тәскирә Абдуллина иҗаты белән таныштырабыз
.
Татар телем
Нинди якын, нинди нурлы,
Нинди газиз татар телем.
Әнкәемнән, әбкәемнән
Канга күчкән ана телем.
Шул тел белән яшьнәдем мин,
Тормыш иттем, алдым белем.
Ят телләрдән артык күреп
Якын күрдем ана телем!
Заманалар үзгәрде, дип,
Сөйләнәләр кайчак көлеп.
Аңламыйлар, уйламыйлар
Югалтасын татар телен!
Нинди биеклекләр яулый
Горур, затлы татар илем!
Тик соңарма, байрак итеп
Күтәр, илем, татар телен!
Тәскирә Абдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев