Тукай мирасы — фәнни эшләрдә
Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә традицион «Тукай укулары» фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Быел ул унбишенче тапкыр үткәрелде. Конференция Тукай иҗатын өйрәнү белән беррәттән, күренекле якташларыбыз турында мәгълүматларны тирәнәйтүне дә, Бөек Җиңүгә 80 ел тулуны да, батырлык темасын да үз эченә алды.
Шунысы мөһим, «Тукай укулары» елдан-ел географиясен киңәйтә бара. Быелгы укуларда Зәй, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорский, Актаныш, Сарман, Яңа Чишмә районнарыннан укучылар катнашты. Эшләр өч юнәлештә 4 секциядә тикшерелде: «Татар филологиясе», «Гуманитар белемнәр», «Фәнгә беренче адымнарым» буенча эшләр каралды.
Конференцияне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова, 6нчы мәктәп директоры Ләйсән Камалиева чыгыш ясап, катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Конференциягә 83 эш тәкъдим ителеп, шуның 58е финалга сайлап алынган иде. Жюрига Чаллы педагогика югары уку йорты белгечләре дә җәлеп ителде. Казан федераль университетының филиалы булган Чаллы институтының филология фәннәре кандидатлары Гөлчәчәк Патенко, Эльмира Шәйсолтанова, «ТИСБИ» идарә университетының Чаллы филиалы сәясәт фәннәре кандидаты, доцент Гөлфизә Нуруллина, социология фәннәре кандидаты, доцент Нәзирә Мөгыйнова эшләделәр. Шулай ук район мәгариф идарәсе белгечләре, укучыларның кече фәннәр акаде-миясе педагоглары, район басмалары редакторлары да эшләрне бәяләүдә катнашты.
«Шәхсән үзем Зәйдәге „Тукай укулары“ конференциясендә бишенче ел рәттән жюрида эшлим. Биредәге оештырылышның һәрвакыт югары дәрәҗәдә булуын билгеләр идем. Конференциядә катнашучы укучылар Тукай иҗатын, үз нәселләре тарихын өйрәнүгә дә зур игътибар бирәләр. Киңәш итеп шуны әйтәсем килә, алга таба укучылар белән фәнни эшләр әзерләгәндә педагоглар күбрәк эзләнү, өйрәнү өлешләренә ныклабрак карасыннар иде. Балаларның елдан-ел үз-үзләренә ышанычлырак була барулары сизелә. Татар телен яхшы белүләренә сөенәм», — диде Нәзирә Халитовна.
Гөлчәчәк Патенко исә «Тукай укулары» конференциясен илкүләм дәрәҗәгә чыгарырга тәкъдим итте.
«Алга таба бу иҗади бәйгедә Кырым татарлары һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә катнашучыларны җәлеп иткәндә, бик яхшы булыр иде», — дип ассызыклады ул.
Укучылар үзләре дә конференциядә бик теләп катнашуларын әйтәләр. «Татар филологиясе”ндә чыгыш ясаган Туфан Гомәров хәтта әтисе белән конференция эшендә катнашты. Туфан гармуннар турында фәнни эш әзерләгән иде. Алар әтисе белән бергәләп төрле гармуннарда уйнап күрсәттеләр.

Ә укучыларны әзерләгән педагоглар өчен „Этнокультура традицияләрен укучыларны патриотик тәрбияләүдә куллану“ темасына түгәрәк өстәл оештырылды.
„Тукай укулары“ XV төбәк фәнни-гамәли конференциясе югары дәрәҗәдә узды. Һәр секциядә җиңүчеләр, призерлар билгеләнде. Бүләкләү тантанасында катнашучыларның барысына да Дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйгегә йомгак ясаганда Чаллы югары уку йортлары ректорлары исеменнән дә җиңүчеләргә һәм аларны әзерләгән педагогларга Мактау грамоталары тапшырылачагы белдерелде.
Һәр секциядә билгеләнгән җиңүчеләр:
„Гуманитар белем“ юнәлешендә 6нчы мәктәпнең VII сыйныф укучысы София Ласточкина (педагог М. Ласточкина), Бөгелмә шәһәренең интернат-мәктәбе VII сыйныф укучысы Глеб Бакимов (Р. Катермина), Югары Мәлем мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Назар Таҗетдинов (Р. Габдрахманова) җиңүче дипломы алдылар.
„Фәнгә беренче адымнарым“ юнәлешендә 6нчы мәктәпнең IV сыйныф укучысы Әгъзам Сәхбиев (Г. Грушева), Бөгелмә шәһәренең 6нчы мәктәбе III сыйныф укучысы Самат Бадыков (С. Тарасова), Түбән Кама шәһәренең 25нче гимназия IV сыйныф укучысы Давид Шахмаев
(О. Курикова) җиңүче исеменә лаек булдылар.
„Татар филологиясе“ юнәлешендә эшләр ике секциядә каралды. Биредә югары һәм түбән сыйныфлар аерым бәяләнде. Түбән һәм урта сыйныфлар арасында Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбенең IV сыйныф укучысы Самат Рәхмәтуллин (Д. Газизова), Чаллының 21нче мәктәбе V сыйныф укучысы Туфан Гомәров (М. Гыйбадуллина) эшләре иң яхшысы дип табылды.
Югары сыйныфлар арасында 6нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Лилия Нәбиуллина (М. Миңнегулова), Чаллының 21нче мәктәбе VII сыйныф укучысы Ислам Афзалов (М. Гыйбадуллина), Түбән Биш мәктәбенең IX сыйныф укучысы Азалия Исрафилова (Г. Шиһабетдинова) эшләренә тиңнәр булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев