Туган телем — иркә гөлем
Туган теле һәркем өчен мөһим. Адәм баласы балачактан ана телендә сөйләшә, уйлый, фикер йөртә башлый. Үз телеңне белү һәм башкаларга хөрмәт кешене акыллырак, игелеклерәк, мәдәниятлерәк итә.
21 февраль — Халыкара туган тел көне. Бәйрәм юкка чыга торган телләрне саклау һәм үстерү, шулай ук тел һәм мәдәни традицияләр турында белемнәрне арттыру максатында билгеләп үтелә. Бу көнне Зәйнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә бик күп чаралар оештырыла. Шуларның берсе шәһәр күләмендә үткәрелгән «Туган телем-иркә гөлем» дип аталган кичә булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Р. Забурдаева, С. Парфенова, С. Гафурова җитәкчелегендә чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә бик күп сәләтле укучылар катнашты. Ренат Муханов һәм Ралина Шәрәпова кичәне эзлекле алып бардылар.
Тел — халыкның иң зур байлыгы. Күп кенә язучылар, шагыйрьләр тел үсешенә зур өлеш керттеләр. Сәхнәдә Ф. Яруллин, Х. Халиков, Й. Шәрәпова, Р. Вәлиева, Х. Туфан, Ш. Маннур шигырьләре яңгырады. Укучылар шигырьләрне чын йөрәктән башкардылар.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең ялкынлы шигырьләре яңгырады. Вокаль номерлар, бию композицияләре кунакларга күңел күтәренкелеге бүләк иттеләр. Бигрәк тә керәшен татарларының «Душа мой» җыры белән Абрамова Александра килгән кунакларны таң калдырды. 1,3,4,6,7 мәктәп укытучыларына бәйрәмдә лаеклы чыгыш ясаган талантлы укучылар әзерләгән өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Туган тел көне тәмам, әмма үткәрелгән чараның дулкынландыргыч минутлары укучылар хәтерендә бик озак сакланыр әле. Россиянең күпмилләтле дәүләт, безнең уртак йортыбыз булуын балалар тагын бер кат расладылар. Барлык милләт вәкилләре дус-тату яшәгәндә генә илебез тыныч, күгебез аяз булыр.
фотолар Зәйнең 2нче мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев