Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Шагыйрә сагыну хисләрен шигырь юлларына салган

Җирле шагыйрә Алия Зәртдинованың “Сине миңа язлар дәшә” исемле китабыннан “Сагыну” шигырен тәкъдим итәбез!

Бер кочаклыйсы иде үзеңне,
Бар назларны биреп, иркәләп.
Күңелемдә бөтен шатлыгымны,
Бирер идем сиңа бүлгәләп.

Бүләк итәр идем бу дөньяны,
Ялкынланып сөйгән чагында!
Кошлар белән әле ачык юлым,
Гизәр идем илләр тагын да...

Кояшымның йөзен табар идем...
Нурларына сине тиңләргә!
Шул кояшның нурларына багып,
Күкләремне телим иңләргә...

Йолдызларны урлар идем күктә,
Моңсулыкка тулгач күңелләр.
Ышануың кирәк, елмаюың,
Алар да бит нурсыз түгелләр!

Көннәремне бирер идем санап,
Белсәм иде кая китәсен?..
Фани дөньяны куып, кымшатып,
Кемнәрнедер көчле итәсең...

Саклап булмый шушы яктылыкны,
Ясалмалык җанны яралый.
Минем канда: өмет, хаклык, назың,
Сынаулардан яклап, дәвалый...

Байлыгымны өеп бирер идем,
Тик алары сиңа кирәкмәс.
Син булганда, сары көзләремнең
Сагышлары җанны өшетмәс.

Яңгырларга кушып тыңлар идем,
Чишмә кебек, матур тавышың.
Җилләр өзгән кызыл яфракларның
Күзәтәмен әкрен агышын...
Сагынамын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев