Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Рәмзия Ильина: «Бик сагынам алма бакчасын»

Рәмзия Ильинаның чираттагы иҗат җимеше белән таныштырабыз.

Безнең күршедә ялгыз, бик тәрбияле Фатыйма әби яши иде. Без аны Фатыйма астай, тәти әби дә дип йөртә идек. Аның өе башкалардан аеры, эчкәрәк, бакча уртасына салынган иде. Кешеләрнең өй артында бәрәңге бакчасы булса, аның өй алдында зур алма бакчасы. Шуның белән дә минем игътибарны җәлеп иткәндер. Матур иде бит, рәхәтләнеп, шунда кереп, алма ашый идек. Бәрәңге утырткандамы, алгандамы — бар эшендә булыштык. Барыгыз, Фатыйма астайга су китерегез, дип, әни гел чишмә суына җибәрә иде. Аның ишегалдына, тагын да верандасына килеп керсәңме... Алма исе борынны ярып керә иде! Һәрвакыт чиләккә алма салып чыгара иде. Шул турыда гел язасым килде. Бу шигырем аның рухына дога булып барып ирешсен.

Бик сагынам алма бакчасын
Алмагачлы бакча күз алдымда,
Алма чыңы колак очымда.
Алма тәме телем очларында,
Алма исе бөтен дөньямда.
Хәтеремә сеңеп балачактан,
Алма исе иңгән җаныма.
Чиләгемә, су китергән саен,
Күрше әби салды зур алма.
Алма күрсәм, йөзем алсулана,
Хатирәләр кабат уяна.
Койма буйлап, оэын сукмаклардан
Алып бара әби йортына.
Зур капканы ачып, түргә узсам,
Әби чыгар төсле каршыма.
Шыгырдатып йолтыр читекләрен,
Чуклы шәлен ябып башына.
Серле иде ул йорт никтер миңа,
Алма исе аңкып торганга.
Су китергән саен баштан сыйпап,
Озатучы әби булганга.
Сагынам шул алма бакчасын,
Килә шунда кайтып торасым.
Алмагачлар чәчәк атканда,
Тагын бер кат урап узасым.

Рәмзия Ильина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев