Рәмзия Җиһаншинаның күңел дәфтәреннән
Туган тел чишмәсе

Рәмзия Җиһаншинаның күңел дәфтәреннән

Үз һөнәренә бирелгән педагог шигъри юллар белән бүлешә.

Үткәнгә борылып карыйм да...
Барлыймын кичелгән елларым.
Минеке барысы, Ходайдан
Язмышка язылган юлларым.

Киләчәк билгесез, Бары тик
Ышаныч-өметем янәшә.
Кешене бәхеткә юраган
Шул өмет-ышаныч яшәтә.

Бүгенгем (мең рәхмәт) канәгать.
Янымда
Яшьлектә сайлаган тиң парым.
Балалар, оныгым-кызчыгым-
Шулардан кадерле ни тагын?

Сайлаган һөнәрем-мең ләззәт
Дәрестә утырган сабыйлар.
Яратып, ышанып, елмаеп
Күземә тутырып карыйлар.

Төрлесе булды ла юлымда...
Барыбер
Сөенеч-шатлыгым күб(е)рәк
Ашыкмый, гел шулай бер көйгә
Җай гына тип әле син,ЙӨРӘК!

Бәйрәм белән һәр барчабызны. Илләр-көннәр тыныч, күкләребез аяз булсын)

Рәмзия Җиһаншина, татар теле укытучысы.


Нет комментариев