Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Рәмзия Җиһаншина: “Җаннарда булсын тик тынычлык”

Рәмзия Җиһаншина Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан теләкләрен шигъри юллар аша җиткерә.

Тышта яз. Буранлы, ак карлы
Бүгенге бу бәйрәм иртәсе.
Кар күмгән сукмаклар ачылыр,
Юлларның булмасын киртәсе.

Тышта яз. Эре кар бөртеге
Сәламли без - гүзәл затларны.
Сөенеч китерсен балалар,
Чәйләрнең гел булсын кайнары.

Тышта яз. Түбәдән тып та тып
Тамалар тамчылар. Бу - бәйрәм тамчысы.
Сөелсен һәм сөйсен хатын-кыз,
Булмасын хыянәт ачысы.

Тышта яз. Әкияти аклыкта -
Тамчысы, ак кары, бураны.
Җаннарда булсын тик тынычлык,
Булмасын җилләре, давылы.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев