Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Ольга Тихоновская: «Кашка тауга тарта күңел»

Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Питрау үтте – җәй үтте, дип тә әйтәләр. Шулай ук Питраудан соң кошлар сайравыннан туктый, диләр. Сынап караучылар бардыр – бу чыннан да шулай, нәкъ төнге сәгать 12дә кошлар тып-тын кала. Табигатьнең бер могҗизасыдыр бу, мөгаен. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Ольга Тихоновскаяның шушы мизгелләрне чагылдырып, Питрау бәйрәменә багышланган шигырен тәкъдим итәбез.

 

Кашкатауның үзәгенә

Халык җыелган матур киенеп.

Яше-карты, район халкы

Күңел ачалар җыелып.

Бу зур изге бәйрәмнәрне

Сагынып ала халык.

Питрауга бәйрәм итәргә

Туганнар кайткан сагынып.

Борчак җитә, җиләк пешә,

Кибә җыйган себерке.

Печәнлектә йоклый яшьләр

Бигрәк исле печәне.

Исерешеп беткән кортлар

Пыш-пыш иткән күреккә.

Умартачы бал аерта

Бирермен дип бүләккә.

Әчегән бал белән сыйлый

Умартачы картларны.

Җыелышкан күрше-тирә

Бәйрәм итә Питрауны.

Искә алып сөйләшәләр

Зур бәйрәм мизгелләрен.

Таң атканда озатып куйган

Чибәр, уңган кызларны.

Озатып куйган матур кызлар

Аларга хатын булган.

Аккан судай еллар үткән,

Бәхетле картлык җиткән.

Питрауга дип кайта хәзер

Үсеп җиткән балалар.

Үзләренә пар эзләргә

Бара тауга оныклар.

Шушы зур бәйрәмнәр җитсә,

Җилкенә күңелләрем.

Тарта кебек Кашкатауга

Калган яшьлек эзләрем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев