Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Миләүшә Хәйруллина: «Шигырь сорый күңел»

Миләүшә Хәйруллина исеме газета укучыларга яхшы таныш. Ул шигърияткә, сәнгатькә гашыйк. Иҗатында туган якның матурлыгы, яшәү яме, милләтебезгә, гореф-гадәтләребезгә булган ихтирам чагыла. Миләүшә ханымның чираттагы иҗат җимеше белән таныштырабыз.

Рәхмәт, шигырь!
Шигырь яздым әле утырып,
Ятим калган җанны тутырып.
Шигырь сорый күңел, тын гына
Тамыр буйлап ага моң гына.
Кайнар яшьләр булып күземдә
Тама хисләр, рәхәт үземә!
Тибә йөрәк, ярсый лепелдәп,
Шигырь китте мине җитәкләп!
Ятим итеп кайда йөргәндер,
Сагынып көткәнемне белгәндер
Шигырь тулган җанга и рәхәт!
Рәхмәт сиңа, шигырь, мең рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X