Күңел дәфтәреннән
Зәйле Алсу Алексееваның чираттагы шигъри тәлгәшләре.
Зәй
Зәй шәһәре бик тә якын миңа:
Монда яшәп, гомер иттем мин.
Тормыш корып, бала-чага багып,
Яшьлегебез узып китте бит.
Зәй – ямьле, матур шәһәр,
Җәен монда мәңге яшеллек.
Зәй таулары биек, матур бит ул,
Җиләкләргә бай бер хозурлык.
Сулыклары бай бит балыкларга,
Сокландыра безне урманнар:
Тезелеп киткән каен агачлары,
Ераклардан күренеп торалар.
Чаллы якларыннан кайткан чакта
Каршы ала безне һәрвакыт
Биек, матур ГРЭС торбалары
Балкып яна аның утлары.
Кешеләре уңган-булган,
Заводларда кайный эш көне.
Күңелләрне сөендерә һәрчак
Мизгелләрнең матур бер хисе.
Авылым
Авылыма кайтып киләм әле,
Сагынып бер коштай талпынып;
Күңелемдә йөртәм балачакның Мәңге күктә сүнмәс йолдызын.
Урамнарын урап узам әле,
Каеннарга карап сокланып;
Яшьлегемә кайткан кебек булам
Хатирәләр төсен яңартып.
Тау астында чишмә чылтырап ага
Эчәм әле салкын суларын;
Инеш буенда тал-тирәкләр
Әкрен искән җилдә тибрәлә.
Йөрәгемдә шатлык хисе уйный,
Бәхет чаткылары уяна;
Авылымның шифа һавасы
Күңелемдә хисләр кабыза.
Алсу Алексеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев