Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Күктән иңә җиргә матурлык

Рәмзия Ильина сәнгатькә, җыр-моң гашыйк.

Буш вакыты булдымы – ул кулына каләм алып, күңелендәге хисләрне шигырь юлларына сала. Рәмзия ханымның чираттагы иҗат җимеше белән таныштырабыз. 

Күктән иңә җиргә матурлык
Җилкәсенә җилдән ап-ак шәлен ябып,
Тып-тын басып, җиргә кыш атлый.
Энҗе бөртекләрдән бизәкләрне салып,
Матурлыгын кабат исбатлый.

Кошлар тынган, яфрак кыштырдамый.
Кар шыгырдый көлеп, шаяртып.
Җир йокыга киткән, сулар акмый,
Карлар ява җирне агартып.

Каеннардан күз алырлык түгел,
Көмеш күлмәкләрен кигәннәр.
Ап-ак бәскә төрелгән кәүсәләре
Тәрәзәгә башын игәннәр.

Әкият бар кышның асылында - 
Тирә-як тын, нинди хозурлык!
Рәссам кулы кагылгандыр, дисәм,
Күктән иңә җиргә матурлык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев