Кадер мәктәбендә күренекле якташлар белән очрашу кичәсе узды
Мондый очрашулар иң элек берләшергә, үз тамырларыбызны онытмаска, үз тарихыбызны, районыбызның, авылларыбызның танылган кешеләрен белергә чакыра.
Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, гасырлар үтсә дә югалмый торган кешеләр тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтле әйберләр бар. Юк, болар асылташлар түгел. Бәясен бернәрсә белән дә үлчәп булмый торган кыйммәтле хәзинә — болар китаплар. Китаплардагы иҗат җимешләре безне матурлыкка, яктылыкка өнди…
16 апрельдә Кадер урта мәктәбендә күренекле якташларыбыз белән очрашу кичәсе узды. Кичәдә профессор, доцент Рафис Шәймәрданов, аның тормыш иптәше Анастасия Шәймәрданова, шагыйрә Рәмзия Җиһаншина, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина, «Мәйдан» журналы баш мөхәррире Резеда Гасыймова һәм сайт редакторы Гөлнар Караева (Факил Сафинның кызы) катнаштылар.
Махсус әзерләнгән әдәби-музыкаль композициядә укучыларның чын күңелдән сәнгатьле итеп сөйләгән шигырьләре, алар башкарган җырлар кунакларның күңеленә хуш килде. X сыйныф укучысы Нәргизә Каюмова башкаруында Рәмзия Җиһаншинаның «Ипи сала әнкәй» шигыре беркемне дә битараф калдырмады, күзләр яшьләнде.
Еллар үткән саен, һәр очрашу тансык, һәр якташыбызның язмышы ныграк кызыксындыра…
Әлеге очрашу барышында күренекле шәхесләребез татар халкы тормышында нинди роль уйнаулары турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына киңәшләрен бирделәр, үзләренең тормыш һәм хезмәт юллары белән таныштырдылар, шигъри күчтәнәчләрен, китапларын бүләк иттеләр, газета-журналлар укырга өндәделәр.
Янәшә-тирә авылларыбызда шундый танылган кешеләрнең барлыгын белү, алар белән күзгә-күз очрашу горурлык хисләре уята. Кичә иң элек берләшергә, үз тамырларыбызны онытмаска, үз тарихыбызны, районыбызның, авылларыбызның танылган кешеләрен белергә чакыра. «Мондый әдәби очрашулар бик кирәкле, кыйммәтле, киләчәктә әлеге җылы кичәләрне ешрак оештырсак иде,» — дип ассызыклады Кадер мәктәбе директоры Рәисә Исламова.
Соңыннан укучылар, килгән кунаклар, укытучылар бергәләп Габдулла Тукай шигыренә язылган «Туган тел» җырын башкардылар.
Алсу Әюпова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев