Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

«Исәнме кыш»

Сармашбаш авылыннан газета укучыбыз Разилә Камалиеваның ак саф карлы кыш җитеп, бүгенге вазгыятькә – тыныч тормышка багышланган шигырен тәкъдим итәбез.

Исәнме, кыш!
Исәнме, кыш, киләсеңме
Ап-ак карларың белән!
Елтыр балкыган бәсләрең,
Мамык көртләрең белән.
Кил син, әйдә, бураннарың,
Көчле җилләрең белән.
Шул җилләргә каршы торган
Туры кояшың белән.
Көчле җилләр җиңә алмас
Бердәмлек, татулыкны.
Җиңәр сугыш афәтен булдырган
Тиранны, дошманлыкны.
Карын кебек сафландыр син
Явызларның күңелен.
Җан кыймыйча очырсыннар
Тынычлык күгәрченен.
Көртең белән күмелсеннәр
Әшәкелек, кан кою һәм усаллык.
Бәсең кебек балкып торсын
Җирдә дуслык, татулык.
Кояш чыксын күңелләрдә,
Тыныч суласын халык.
Әй, явызлар, ишетәсезме?
Жинәр барыбер хаклык!
Разилә Камалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев