Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Җирле шагыйрәбез Роза Хәйретдинова шигырен тәкъдим итәбез

Шагыйрь күңеле Шагыйрь күңеле кайчак зилзилә, Үксеп кычкырып елыйсы килә. Кайчак көләч кояшлы көн, аяз, Тынычлана киек кошлар кайткач.

Кышкы  бураннардай  улый  күңел,
Димәк, бу  халәт тә  юкка  түгел.
Кайчак  сыкрый, түзми, баш  күтәрә,
Сизеп  киләчәкнең  авырлыгын,
Йомар  өчен  тормыш  ярлылыгын,
Беркавым  тына  да,  сулыш  ала,
Шулчакны  йөрәкне  авырттырып, 
Яман  пошаманга   мине  сала.
Кайчак   хисси  нәфис  яфрак  яра,
Тирән  боз  катламын  көчкә  ера.
Чәчәк  атып  гөрли  яшьнәп  ала,
Юллар  яра, кайчак  тәмам  тала.
Языласы  уем  башта    кала.
Янар  сүз  тезмәсе  баш  калкыта,
Каләмемә   утырып   таңнар  ата,
Баштагы  энҗе  уйлар  уйната,
Төнлә  утыртып  тәмам  калтырата,
Шагыйранә  каләм  сак  йоклата.
Иртә  торып, кайчак  соңын  ята,
Һаман   шул  сүзләр  галәменә  кайта.
Тарта  сүзләр,  тегермәндәй  тарта,
Пар  аккошны  йөздертеп  атлата.
Сүз  агачын  төзеп  тезеп  утырта,
Киләчәккә   күперләр  суздырта. 
Кешелек  гомере  кайчак  озын,
Кайчак  бер  мизгел   чәчәктәй  кыска,
Шигырь  язу  керә   кысалыкка.
Ярсу  күңел   үтә    яктылыкка,
Караңгы   юл  биреп  туктап  кала,
Язмага  карап  тора  да  югала.
Мәңгелек  тигезлектә  сүз  - ярка,
Суда  батмый, утта  янмый   калка,
Йөрәк  кылын  тибрәндереп  талка.
Син  дә  укы, шигырь  язмышын  якла,
Вөҗдан  утында  калдырма, сакла,
Кер  кундырмыйча,  күңелне  акла!
Китапларым  ятсын  бары акта,
Кешелеклелек  гел  булсын  сафта?!
Роза  Хәйретдинова

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев