Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Якташыбыз, Зәй районының Чыбыклы авылы оныгы Алия Зәртдинованың шигырен тәкъдим итәбез.

Алия Рифкат кызы Зәртдинова 1983 елда 16 нче июльдә Түбән Кама шәһәрендә дөньяга килә.Түбән Кама шәһәрендә, Бакый Урманче исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укый, аннары Мәскәү гуманитар-икътисад институтын кызыл дипломга тәмамлый. 2006 елда Казан шәһәренә китеп, Социаль белем бирү академиясендә аспирантурага укырга керә. Шигырьләрне мәктәптә укыганда ук яза башлый. 2015 елда Алиянең “Сине миңа язлар дәшә” исемле китабы дөнья күрде. Шул китапка кергән, милли рухта язылган “Татар булып” шигырен тәкъдим итәбез. Яңа ел ялларыгыз күңелле һәм файдалы узсын, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Алия Рифкат кызы Зәртдинова “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе-2021 лауреаты.

Татар булып
Татар булып, мин дөньяга тудым,
Татар булып, яшим илемдә.
Мин бәхетле, ачык сөйли алсам,
Матур итеп, татар телемдә!

Мин телимен татар мөхитендә
Алтын балык кебек йөзәргә.
Бу дөньяны гүзәл телем аша,
Җыр-моңнарым белән бизәргә!

Бар дөньяга хәтта сөрән салып,
Татар булып, әйтәм сүземне.
Горурлыгым, җир йөзендә әгәр,
“Татар кызы!” – дисәм үземне.

Җаным яралардан әрнегәндә
Татар булып, йөзем акладым.
Татар, дигән, бөек исемемне,
Татарлыгым белән якладым!

Татар булып, йөрәк ярсыганда
Татар булып, түзәм эчемнән.
Әткәй-әңкәй бүләк итеп биргән,
Нәрсә бар соң “телем” көченнән?!

Татар булып, яшәү – үзе, бәхет,
Татар булып, калам гомергә!
Татар булып, гөрләп алга барам!
Татар булып, язсын йөрергә!

Мин халкымның якты киләчәген,
Шатлыкларын телим күрергә!
Татарстан белән гел бергә, мин,
Туган илем белән гел бергә!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев