Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Гашыйкларга һәйкәл куяр идем

Гашыйклар көне уңаеннан Югары Мәлем авылыннан Разия Рамазанованың шигырен тәкъдим итәбез

Гашыйкларга һәйкәл куяр идем,
Янган йолдызларга каратып.
Гашыйк булмасалар әгәр,
Кавышмаслар иде яратып.

Гашыйкларын көтә һәрбер кеше,
Ул охшаган матур хыялга.
Гашыйк булмый яшәү мөмкин түгел,
Яшәгәндә гүзәл дөньда.

Гашыйк булу өчен, дуслар,
Яшь булырга кирәкми.
Гашыйк була белү әле ул,
Һәркемгә дә эләкми.

Гашыйк була белмәгәннәр
Ярата белә микән?!
Гашыйк булмый, яратмый да,
Гомерләр утә икән.

Интертат фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев