Балалар – безнең киләчәк!
Шәһәрдәшебез, җирле шагыйрә Нурсилә Җиһангированың киләчәк буынга багышланган чираттагы иҗат җимешен тәкъдим итәбез.
Балалар – тормыш дәвамы,
Алар безнең киләчәк!
Язсын иде һәр сабыйга
Шат, куңелле балачак!
Тыныч булсын кук йөзләре,
Һәр көн алсу таң атсын.
Үз илеңдә, үз жиреңдә,
Һәр бала бәхетен тапсын.
Бала-чага көлүеннән
Гөрләп торсын урамнар.
Тату яшәсен бар халык,
Әйтерсең бертуганнар.
Ата –ана назы тоеп,
Төренеп мәхәббәткә,
Үссен һәр киләчәк буын,
Яшәсен гел рәхәттә!
Шәфкатьле итеп үстерик,
Нәни кыз һәм улларны.
Намуслы булсын һәркайсы,
Хөрмәт итсен туганны.
Киләчәге илебезнең
Шул сабыйлар кулында.
Ватанга мәхәббәт күчсен
Буыннардан - буынга.
Алга атласын жәмгыять,
Чәчәк атсын илебез.
Кирәкми безгә сугышлар,
Аяз булсын күгебез!
Нурсилә Җиһангирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев