Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Әнисә Шәфиева: “Ни өчен яраттым?”

Җирле шагыйрә Әнисә Шәфиева иҗатында мәхәббәт темасы киң урын алган. Шундый шигырьләренең берсе – “Ни өчен яраттым”.

Кеше гомеренең саф хисләргә бай чоры - әлбәттә, яшьлеге, ә яшьлекнең аерылгысыз юлдашы - мәхәббәт! Мәхәббәтне каен тузына да, тактага да, тирегә дә, ташка да язганнар. Баштагылары янып, череп бетсә, соңгылары, таш диварларга, кыяларга язылганнары сакланып калган. Таш йөрәкләрдә дә бар мәхәббәт ялкыны! Тикмәгә генә шагыйрь аның турында болай дип язмаган булыр иде:
“Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта...”

НИ ӨЧЕН ЯРАТТЫМ?...
Уйларымда бары син минем:
Ятсам – торсам һаман исемдә.
“Ни өчен яраттым?” – дигәнгә
Таба алмыйм җавап үзем дә.

Чынлап та – ни өчен яраттым?
Булгангамы әллә эчкерсез,
Инсафлы, сөйкемле, риясыз,
- Әллә соң – бернинди сәбәпсез!?

Ә бәлки – чын кеше булганга,
Намуслы, торучы сүзендә.
Таба белгәнгәме матур сүз,
Күргәнгәме сөю күзендә?

Юкка гына миңа тартмый күңлең
– Синең өчен миндә назлар бар.
Юкка гына сиңа тартмый күңлем
– Минем өчен синдә назлар бар!

Көтелмәгән шатлык китерүчем
Назларыңа мине күмәсең.
Синсез яшәү мөмкин булмаган
Шуңа очрашканбаз, күрәсең

Бергә булган чакта синең белән,
Бәхет диңгезендә йөзәм мин.
Аерылсак – күрешүне көтәм,
Әле ничек синсез түзәм мин?

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев