Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел чишмәсе

Алия Зәртдинова: “Синдә генә...”

Җирле шагыйрә Алия Зәртдинованың иҗатында туган як, туган авыл темасы зур урынны алып тора.

Түбән Кама шәһәрендә туса да, балачак, яшьлек чорлары Зәй районының Чыбыклы авылында уза. Җәйге каникуллар вакытында дәү әнисенә еш кунакка кайта.

Кайтып киләм әле авылыма,
Ялантәпи йөрим болында.
Сагындырган...
Талларыңны кочам,
Талгын аккан инеш буенда.

Тау башында кара урманнарың,
Уйнап искән җилләр авазы.
Кырларыңа
гашыйк балачактан,
Синдә генә җирнең бар назы.

Синдә генә якты хыялларның
Еракларга киткән юллары.
Күңелләргә
җилкендереп кергән,
Яңграп торган яшьлек җырлары!

Яфрак ярган ямьле язларымда
Каеннарга килеп сарылам.
Балкып янган
Йолдызларны күзләп,
Зәңгәр дулкыннарга кагылам.

Синдә генә ләйсән яңгырларның
Йөрәкләргә үткән шифасы.
Бәхет дигән
олы тормыш синдә,
Яшьлек белән еллар арасы...

Синдә генә мәхәббәтне тоям,
Киләчәккә яшәү көдрәтен.
Шушы җирдә
саклап мине йөртә...
Догаларым, язмыш, бәхетем...

Синдә генә башланадыр юлым,
Синнән киткәч, үзем сагынам.
Балаң булып,
Изге туфрагыңа,
Мин мәңгелек Сиңа табынам!
Әнкәемә кебек табынам!
Мәңге яшә Чыбыклы авылым!

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев