Актив хәбәрчебез Рәмзия Җиһаншинаның чираттагы шигыре белән таныштырабыз.
.
Бәхетебез булсын гомерле
Күбәләктәй ак кар яуган чакта
Кышкы кичләр бигрәк күңелле.
Балаларым янда, сау-сәламәт
Бәхет үзе шушы тугелме?!
Арка таянычым ирем тора
Сүздән түгел бер караштан аңлап.
Парлы тормыш тик гомерле була
Яшәгәндә бер-береңне санлап.
Яңа еллар килә китә тора
Бер мизгелгә тиңләп гомерне.
Бүген яшик, сөеп, сөенеп яшик
Бәхетебез булсын гомерле.
Рәмзия Җиһаншина.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев