Зәй районы Югары Пәнәче авылы кешеләре көзнең соңгы матур көннәреннән файдаланып, күмәк өмәгә чыктылар.
Алар авыл зиратында берничә атна рәттән зират коймалары яңарту эшләрен башкардылар.
“Авылдашлар бу изге эшне бик теләп эшләде. Ир-атлар агач кисте, зират коймасының иске сеткаларын алып, яңа штакетниклар куйдылар, эретеп-ябыштыру эшләрен башкардылар. Хатын-кызлар коймаларны буядылар, чистарттылар. Өмәне оештырган авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаровка рәхмәт”, - ди мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.
Саваплы эш башкарудан барысының да күңелләре күтәренке булды.
- фотолар авыл җирлегеннән
Нет комментариев