Зәйдә чистарту өмәләре дәвам итә
Яңалыклар

Зәйдә чистарту өмәләре дәвам итә

Зәйнең Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йорты коллективы районны төзекләндерүгә үз өлешен кертү өчен чәршәмбе өмәсенә чыкты.

Мәдәният хезмәткәрләре тырма, себерке һәм чүп-чар өчен капчыклар белән коралланды. Эш барышында мәдәният йорты янындагы территория тулысынча тәртипкә китерелде, шулай ук халык яраткан мәдәният һәм ял паркында зур эш башкарылды. Өмәдә катнашучылар коелган яфракларны, коры ботакларны һәм очраклы чүп-чарны җыештырдылар, җәмәгать урыннарын чиста, каралган һәм  уңайлы иттеләр.

“Шәһәребезнең чисталыгы турында кайгырту уртак бурыч, дип ышанабыз. Үз хезмәтеңнең  нәтиҗәсен күрү күңелле һәм без микрорайонда яшәүчеләр тәртипкә сакчыл карарлар һәм тирә-юньдәге чисталыкның кадерен белерләр дип өметләнәбез”, - ди мәдәният йорты директоры Фәннур Миңнекәев.

  • фотолар мәдәният йортыннан 

Нет комментариев