Зәйнең спорт өлкәсендә эшләүчеләре бадминтон буенча ярышты
Спорт

Зәйнең спорт өлкәсендә эшләүчеләре бадминтон буенча ярышты

21 декабрьдә “Старт” сәламәтләндерү үзәгендә спорт өлкәсендә эшләүчеләр бадминтон буенча ярыштылар.

Ярышларның төп максаты булып, спорт оешмаларында эшләүчеләрне актив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, спортның бадминтон төрен популярлаштыру тора.
Катнашучылар арасында I урынны ир-атлар арасыннан Камран Әсәдов, II урынны Михаил Сапаев, III урынны Михаил Комендантов алды. Алар өчесе дә “Барс” спорт мәктәбе тренерлары. Хатын-кызлар арасыннан I урынны “Зәй” спорт мәктәбеннән Рәмилә Әсәдова, II урынны спорт идарәсенең әйдәп баручы белгече Эльвина Хәйруллина, III урынны “Барс” спортмәктәбе тренеры Гүзәл Мирзаһитова яулады.
Фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев