Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйлеләр татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Россиякүләм турнирда призлы урыннар алды

15 ноябрьдә Татарстан мөфтияте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча мөселман яшьләренең Россиякүләм турниры үтте.

Турнирда барлыгы 103 спортчы катнашты: алар - Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашстан, Самара, Дагыстан, шулай ук Тадҗикстан һәм Азәрбайҗан вәкилләре. Татарстан Республикасы данын Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Чистай, Кукмара, Нурлат, Зәй, Буа, Менделеевск,  Яңа Чишмә, Саба, Балтач, Балык Бистәсе, Мөслим, Арча, Әгерҗе, Лаеш һәм Ютазы районнары мөселманнары яклады. Ярышлар оешкан төстә үтте, көрәшчеләр тамашачыларны оста алымнары белән таң калдырды.

Ярыш барышында һәр үлчәү категориясендә җиңүчеләр игълан ителде, алар акчалата призлар, иганәчеләрдән бүләкләр, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Безнең Зәй спортчылары үз үлчәү авырлыкларында матур нәтиҗәләр күрсәтте. Җәмил Ибраһимов (тренеры Айрат Минһаҗев), Аяз Заһидуллин (тренеры Илсур Зыятдинов) беренче урынны алдылар. Азат Кашапов (тренеры Илсур Зыятдинов) - өченче урында.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев