Зәйлеләр йөзү ярышларында сыналды
29 ноябрьдә Зәйнең “Старт” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә “Сәламәтлек-2025” спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре командалары арасында йөзү буенча ярышлар оештырылды.
Командалардан:
1 урында – Сармашбаш
2 урында – Якты Күл
3 урында – Сәвәләй
4 урында – Ал.Бистәсе
Ир-атлар:
1 урында – Вятскин Алексей (Сәвәләй)
2 урында – Антипов Владимир (Якты Күл)
3 урында – Насыйбуллин Ислам (Сармашбаш)
Хатын-кызлар:
1 урында – Садыйкова Тәнзилә (Сармашбаш)
2 урында – Насыйбуллина Рузинә (Сармашбаш)
30 ноябрьдә Зәйнең Әниләр көненә багышлап ун гаилә арасында йөзү ярышлары үткәрелде. Нәтиҗәдә Васильев-Шакировлар гаиләсе җиңү яулады (тренер Стерехов А.С.). Икенчедә – Чичеровлар (тренер Стерехов А.С.), өченчедә – Ершовлар (тренер Давиташвили Н.Г.).
фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев